Океан

Күңелем океан!
Ургыла еракка.
Нигә? — дип сорама,
Син мине юатма.

Күңелем океан тынмый!
Ашкына еракка, һич тыеп булмый.
Ничек бар — шундый мин, каладыр түзәргә.
Кайвакыт күңелем сызлана,
Күңелем сызлана минем сагыштан.
Кемнәрдер уйламый ясаган ялгыштан.

Күңелем океан!
Ургыла еракка.
Нигә? — дип сорама,
Син мине юатма.

Күңелем океан тынмый!
Ашкына еракка, һич тыеп булмый.
Бәргәли ярларын, канатын кагынып.
Кайвакыт җитмидер сабырлык.
Төпләрен эзләмә — таба д(а) алмассың
Теләсәң — син мине болай да аңларсың.

Күңелем океан!
Ургыла еракка.
Нигә? — дип сорама,
Син мине юатма.
Күңелем океан!
Ургыла еракка.
Нигә? — дип сорама,
Син мине юатма…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »