Үкенмимен

Ачтым сезгә күңел сандыгымны,
Я, күрегез, ничә яра бар.
Сез хөкемдар, ә ул яраларны
Бер җылы сүз, бәлки, дәвалар.

Үткәннәрем бар да алдыгызда,
Гөнаһларым җиткән үземә.
Язмыш язган гомер китабында
Исем бардыр, бәлки, сезнең дә.

Үкенмимен, бу бит минем язмыш,
Үпкәләп тә йөрмим үткәнгә.
Кемнәр генә ялгышмаган соң ул
Сикәлтәле юллар үткәндә?

Үткәннәрем бар да алдыгызда,
Гөнаһларым җиткән үземә.
Язмыш язган гомер китабында
Исем бардыр, бәлки, сезнең дә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »