Яшьлек хисем

Аерылды юллар, узды инде еллар.
Бары калды өмет, хыялым.
Яуды яңгырлары, акты кар сулары,
Елларымны ялгыз санадым.

Йөргән эзләреңне, тамган яшьләремне
Эзләдем мин, иркәм, эзләдем.
Күз яшьләрем кипкән, юлларыбыз үткән,
Сагышларга түзми еладым.

Айсыз кичләремне кара төннәремне
Югалтуга бары юрадым
Гаепләрем барын чәчләремнең агын
Еллар узгач кына аңладым

Йөргән эзләреңне, тамган яшьләремне
Эзләдем мин, иркәм, эзләдем.
Күз яшьләрем кипкән, юлларыбыз үткән,
Сагышларга түзми еладым.

Күңелемә алсам, ялгызлыкта калсам,
Авыр булыр гомер юлларым.
Көзләр күңелемдә, йөрәгем тибрәлә,
Яшьлек хисе тарткач кылларын.

Йөргән эзләреңне, тамган яшьләремне
Эзләдем мин, иркәм, эзләдем.
Күз яшьләрем кипкән, юлларыбыз үткән,
Сагышларга түзми еладым.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »