Өздереп бер кара әле

Таң алдыннан шомырт чәчәк аткан,
Хуш исеннән башлар әйләнә.
Синең назлы карашыңны эзләп
Кайтам тагын туган җиремә.

Өздереп бер кара әле, яле,
Назларыңны бигрәк сагындым.
Йөрәгемдә калган тирән эзе
Чәчкәләрдәй күркәм чагыңның.

Алсу таңның шәфәкъ нурларында
Күрәм синең алсу йөзеңне.
Бик сагындым, иркәм, яшь чактагы
Сөю белән тулган күзеңне.

Өздереп бер кара әле, яле,
Назларыңны бигрәк сагындым.
Йөрәгемдә калган тирән эзе
Чәчкәләрдәй күркәм чагыңның.

Еллар узган инде, сулар аккан,
Тик тирәктә чәчәк аталар.
Онытмаган болыннар да, тартып
Шул таңнарга алып кайталар.

Өздереп бер кара әле, яле,
Назларыңны бигрәк сагындым.
Йөрәгемдә калган тирән эзе
Чәчкәләрдәй күркәм чагыңның.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »