Барлыгыңны синең белмәс идем,
Артларымнан карап калмасаң.
Турыгыздан үтеп, үтеп йөрмәс идем,
Йөрәгемә ялкын салмасаң.
Җанымны да сиңа бирер идем,
Минем кебек син дә яратсаң.
Таһирдан да артык, артык сөяр идем,
Тик үземә сине каратсам.
Сөю булып киләм алларыңа,
Ялкынымнан янып көй әле.
Сөйгәнеңә һич тә үкенмәссең,
Ярат әле, шашып сөй әле.
Җир читенә бергә китәр идек,
Кирәк диеп әгәр санасаң.
Гомер юлын сөеп, сөеп үтәр идем,
Юлдаш итеп мине сайласаң!
Сөю булып киләм алларыңа,
Ялкынымнан янып көй әле.
Сөйгәнеңә һич тә үкенмәссең,
Ярат әле, шашып сөй әле.
Ярат әле, шашып сөй әле…
Сөйгәнеңә һич тә үкенмәссең,
Ярат әле, шашып сөй әле…
