Туй калфагы

Категория: Авторлары

Туй калфагын киеп карый бер кыз
Апасының туе алдыннан.
Күзләреннән никтер моң түгелә,
Үзенә дип мәллә алданган?

Туй калфагы ап-ак калфак,
Кемдер кия, кемдер сала.
Берәүгә ул сөенеч булып,
Икенчегә көенеч булып,
Истәлеккә торып кала.

Нинди уйлар булмас яшь күңелгә
Хисләр тирбәлгәндә кочакта…
Тик белми ул: ап-ак калфакка да
Кара таплар төшә кайчакта.

Туй калфагы ап-ак калфак,
Кемдер кия, кемдер сала.
Берәүгә ул сөенеч булып,
Икенчегә көенеч булып,
Истәлеккә торып кала.

Кузләреннән яшьләр түгелмәсен,
Әй, кызыкай, бул син түземле.
Әкияттәге кебек бер шаhзадә
Килеп алыр бер көн үзеңне.

Туй калфагы ап-ак калфак,
Кемдер кия, кемдер сала.
Берәүгә ул сөенеч булып,
Икенчегә көенеч булып,
Истәлеккә торып кала.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »