Болын

Категория: көе һәм сүзләре

Бигрәк матур болын,
Бигрәк матур…
Ник микән мин бер кош булмадым?
Нигә икән чүт-чүт сайрап
Болын талларына кунмадым?

Сагынам син, болын,
Сагынам сине…
Сагынып җырлыйм синең турында.
Сагынып җырлаганга йөрәгемнән
Моңлы чыга минем җырым да.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »