Исәнме, бәхетем

Сине күргәч шатланып елмайдым,
Тибрәнделәр күңелем кыллары.
Тойдым шунда, аңладым, ышандым,
Сиңа илткән урау юлларым.

Исәнме, бәхетем — син хәзинәм,
Гомерем буе көткән, эзләгән.
Күкләр язган газиз язмышымны
Укыдым мин синең күзләрдән.

Әйтмәсәм дә сине бары уйладым,
Күңел белән тойдым, сагындым.
Төндә өмет йолдызыдай яндым,
Таңда кояш булып кабындым.

Исәнме, бәхетем — син хәзинәм,
Гомерем буе көткән, эзләгән.
Күкләр язган газиз язмышымны
Укыдым мин синең күзләрдән.

Гомер ярларымда көттем сине,
Көтүләрем юкка булмаган.
Сабыр иткәнемә күкләр миңа
Иң бәхетле язмыш юллаган.

Исәнме, бәхетем — син хәзинәм,
Гомерем буе көткән, эзләгән.
Күкләр язган газиз язмышымны
Укыдым мин синең күзләрдән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »