Киек казлар (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Яңгырларда, явымнарда,
Давылларда-җилләрдә
Киек казлар кыйгылдаша
Мин белмәгән телләрдә.

Киек казлар кыйгылдаша,
Җырлашалар микәнни?
Туган илләр кала бит, дип,
Елашалар микәнни?

Безнең дә бит шулар сыман
Киткән еллар бар иде;
Кыйгак-кыйгак, илем ерак,
Дигән чорлар бар иде.

Киек казлар кыйгылдаша,
Сау бул, якташ, диләрдер.
Әллә кайтыр, әллә кайтмас
Безнең башлар, диләрдер.

Казлар кебек очасылар —
Китәселәр юк минем;
Кыйгак-кыйгак, илем ерак,
Дияселәр юк минем.

Кыйгылдашып болытларда
Мин белмәгән телләрдә,
Киек казлар китеп бара
Мин күрмәгән илләргә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (15 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »