Кар кызы

Категория: көе сүзләре

Ява карлар, ява талгын гына, —
Ак өметләр ява сыман.
Эзләп йөрим бүген бәхетемне
Ак бураннар арасыннан.

Әй, Кар кызы, әйтмә салкын сүзләр,
Буран булып чыкма юлларыма.
Алып бар син мине үзең белән
Гел язлардан торган елларыма.

Ява карлар, ява, ак ялкыннар
Күңелемне ала сыман.
Ак бәхетләр теләп, иңнәреңә
Туй күлмәге сала сыман.

Әй, Кар кызы, әйтмә салкын сүзләр,
Буран булып чыкма юлларыма.
Алып бар син мине үзең белән
Гел язлардан торган елларыма.

Ява карлар, ява кайнар карлар,
Ява йөрәк ярасына.
Мәхәббәтем бүген табармын күк
Кайнар карлар арасыннан.

Әй, Кар кызы, әйтмә салкын сүзләр,
Буран булып чыкма юлларыма.
Алып бар син мине үзең белән
Гел язлардан торган елларыма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (12 голосов)
« »