Ямьле җәйнең нурлы иртәсендә
Син, әнием, җиргә тугансың.
Шушы көннән алып, салмак кына
Күпме гомер юлын узгансың.
Тормыш бит ул — чиксез дарья диләр,
Кичәр өчен кирәк сабырлык.
Сабырлыкның изге өлгесе син,
Исең китеп, хәйран калырлык.
Йөрәгеңнең бар җылысын биреп,
Төннәр буе какмый керфегең,
Үстердең син, әнием, назлап, сөеп,
Өч сабыең, энҗе бөртегең.
Кайтыр нигезебез ачык булып,
Капка ачып, әнием, көткәндә
Җил-давыллар урап узса иде,
Гомер юлын бергә үткәндә.
Сиңа булган олы рәхмәтебез,
Хөрмәтебез, әни, кабул ит.
Яшәү ямен тоеп янәшәдә
Безнең озак еллар гомер ит.
Бу җыр Ильмира Нәгыймова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 25/10/2024 - 20:49
«
»