Күкләр миңа нинди эшләр өчен
Бүләк итеп сине тудырган.
Бәхет бит ул синдәй дуслар белән
Атлап бару гомер юлыннан,
Атлап бару гомер юлыннан.
Рәхмәт, дустым, аңлый белгәнеңә
Бер сүзсез дә минем хәлемне.
Андый дуслар сирәк очрый җирдә,
Шуңа алар газиз, кадерле.
Соңгы телем икмәкне дә хәтта
Бер-беребезгә әзер бирергә.
Сине, дустым, телим һәр вакытта
Иң бәхетле итеп күрергә,
Иң бәхетле итеп күрергә.
Рәхмәт, дустым, аңлый белгәнеңә
Бер сүзсез дә минем хәлемне.
Андый дуслар сирәк очрый җирдә,
Шуңа алар газиз, кадерле.
Син — тормышта таянычым минем,
Син бит минем җылы кояшым.
Шатлыктан һәм сөенечтән генә
Торсын синең бөтен тормышың,
Торсын синең бөтен тормышың.
Рәхмәт, дустым, аңлый белгәнеңә
Бер сүзсез дә минем хәлемне.
Андый дуслар сирәк очрый җирдә,
Шуңа алар газиз, кадерле.
