Минем сиңа булган мәхаббәтем
Язын гөлләр белән чәчәк ата.
Әллә кайдан, чит җирләрне гизеп,
Очар кошлар белән кире кайта.
Минем сиңа булган мәхаббәтем
Җәйге җылы яңгыр булып ява.
Кичтә суга ай сукмагы сала,
Алсу таңда нурлар булып тама.
Минем сиңа булган мәхаббәтем
Көзге җилләр белән дулап ала.
Яфрак белән җиргә өзелеп оча,
Парашюты ләкин тотып кала.
Минем сиңа булган мәхаббәтем
Энҗе кардай җемелдәнеп яна.
Оныттыңмы диеп сораганчы,
Һәр фасылда син бар: шуны аңла.
Бу җыр Ильмира Нәгыймова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 25/10/2024 - 21:56
«
»
