Яшен булып килеп кердең,
Күргәч әллә нишләдем.
Тәнемдә уйный яшеннәр,
Янам-көям кичләрен.
Башкаларны сөя алмам,
Мәхаббәт килми теләп.
Күңелемдә дә, төшемдә дә
Мин йөрим сине эзләп.
Әллә инде сихерләдең,
Шуны үзең сизмәдең.
Кочагыңа алган саен
Ташып ага хисләрем.
Башкаларны сөя алмам,
Мәхаббәт килми теләп.
Күңелемдә дә, төшемдә дә
Мин йөрим сине эзләп.
Бүләк итеп сиңа бирәм
Сөеп туймас җанымны.
Яшеннәрең яндырмасын,
Бәгърең булсын ягымлы.
Башкаларны сөя алмам,
Мәхаббәт килми теләп.
Күңелемдә дә, төшемдә дә
Мин йөрим сине эзләп.
Бу җыр Ильмира Нәгыймова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 25/10/2024 - 22:18
«
»
