Син булмасаң (икенче вариант)

Син булмасаң янда — сагыш басар,
Син булмасаң күңел боегыр.
Никадәр киң, иркен җир йөзе дә
Синнән башка бик тар тоелыр.

Син булмасаң, син, син яннарымда
Җаннарыма сагыш сарылыр.
Мин үтәсе бәхет юлларына
Синсез мең, мең киртә салыныр, салыныр, салыныр.

Хыялларым челпәрәмә килер,
Синсез уйлар чынга ашмас ул.
Нидер җитмәс җанга синнән башка,
Күңел тынычлыклар тапмас ул.

Син булмасаң, син, син яннарымда
Җаннарыма сагыш сарылыр.
Мин үтәсе бәхет юлларына
Синсез мең, мең киртә салыныр, салыныр, салыныр.
Син булмасаң, син, син яннарымда
Җаннарыма сагыш сарылыр.
Мин үтәсе бәхет юлларына
Синсез мең, мең киртә салыныр, салыныр, салыныр…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »