Әнкәй йөрәге

Категория: көе һәм сүзләре

Әнкәй, бәгърем, үпкәләмә безгә,
Яннарыңа бик еш кайтмыйбыз.
Һәр туган көн саен бу тормышның
Ыгы-зыгысында кайныйбыз.

Газиз әнкәй, синең йөрәккәең
Күпме наз һәм җылы сыйдырган.
Араларда чакрымнар булса да,
Күңел белән сиңа сыенам.

Кошлар кебек тормыш күкләренә
Әнкәй кошчыкларын очыра.
Балакаем нишләп йөри диеп
Безнең өчен һаман борчыла.

Газиз әнкәй, синең йөрәккәең
Күпме наз һәм җылы сыйдырган.
Араларда чакрымнар булса да,
Күңел белән сиңа сыенам.

Безнең өчен күпме күрдең, әни,
Авыр чаклар өчен рәнҗемә.
Синнән газиз, синнән кадерлерәк
Беркем юк бит безгә бу җирдә.

Газиз әнкәй, синең йөрәккәең
Күпме наз һәм җылы сыйдырган.
Араларда чакрымнар булса да,
Күңел белән сиңа сыенам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »