Синең күзләр, әни, якты кояш,
Җылыталар салкын көзләрдә,
Яктырталар кара кайгы басса
Һәм көтәләр ерак җирләрдән.
Яшәү көчем, сүнмәс өмет миңа
Синең әйткән һәрбер сүзләрең.
Бар теләгем тик бер: йомылмасын
Һич беркайчан әнием күзләре.
Синең күзләр моңсу көзләр кебек,
Сагышлы да, әни, яралы.
Бар җиһанның көчен бирер идем
Дәваларга барлык яраңны.
Яшәү көчем, сүнмәс өмет миңа
Синең әйткән һәрбер сүзләрең.
Бар теләгем тик бер: йомылмасын
Һич беркайчан әнием күзләре.
Синең күзләр, әни, изге күзләр,
Дүрт балаңның яшәү мәгънәсе.
Синең күздән күзем алмас идем,
Килми синнән ерак китәсем.
Яшәү көчем, сүнмәс өмет миңа
Синең әйткән һәрбер сүзләрең.
Бар теләгем тик бер: йомылмасын
Һич беркайчан әнием күзләре.
