Әни урынына калган апам,
Язлар кебек җылы карашы.
Күзгә куренмәгән җепләр бәйли
Туган белән туган арасын.
Утыр әле, апам, яннарыма,
Искә алыйк узган көннәрне,
Арасыннан әнкәй карап торган
Тәрәз төбендәге гөлләрне.
Йөгерә-йөгерә өстәл эзерлисең,
Сеңлең килгән диеп сөенеп.
Ташла әле мәшәкатьләреңне,
Кырык эшең калсын өелеп.
Утыр әле, апам, яннарыма,
Искә алыйк узган көннәрне,
Арасыннан әнкәй карап торган
Тәрәз төбендәге гөлләрне.
Исеңдәме без үскәндә, апам,
Син әнкәйгә булдын таяныч.
Без балалар устек тә таралдык,
Читтә узган гомер аяныч.
Утыр әле, апам, яннарыма,
Искә алыйк узган көннәрне,
Арасыннан әнкәй карап торган
Тәрәз төбендәге гөлләрне.