Айдан төшкән нурлы күпер
Моңлыларга юл булып.
Шул күпердән, шул күпердән
Адашкан мәхәббәт бара,
Адашкан мәхәббәт бара
Язмыш буйлап куылып.
Карлы яңгыр үксеп елый
Тәрәзәгә сузылып.
Яңгыр түгел, яңгыр түгел —
Адашкан мәхәббәт елый,
Адашкан мәхәббәт елый
Тыелып кына, сулыгып.
Гайбәт җыеп җилләр йөри
Ысылдап, йә сызгырып.
Җилләр түгел, җилләр түгел,
Адашкан мәхәббәт йөри,
Адашкан мәхәббәт йөри
Бәрелеп лә сугылып.
Бу җыр Равил Галиев, Салават Фәтхетдинов репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 28/10/2024 - 13:42
«
»