Гомер юлларым (беренче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Тормыш сукмагыннан алга барам,
Артта кала яшьлек елларым.
Кай тарафка гына илтә икән
Җырлы-моңлы гомер юлларым.

Әй, юлларым, юлларым,
Йөрәгемнән таша җырларым.
Янәшәмнән атлап бара туганнарым,
Якыннардан якын дусларым.

Җиңел булмаса да ул юлларым,
Бирешмәдем язмыш каршында.
Эчне сызып алга бара бирдем,
Якты уйлар булды башымда.

Әй, юлларым, юлларым,
Йөрәгемнән таша җырларым.
Янәшәмнән атлап бара туганнарым,
Якыннардан якын дусларым.

Җырлап үстем туган туфрагымда,
Җырлап үттем гомер юлларын.
Якты офыкларга алып бара
Җырлы-моңлы гомер юлларым.

Әй, юлларым, юлларым,
Йөрәгемнән таша җырларым.
Янәшәмнән атлап бара туганнарым,
Якыннардан якын дусларым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »