Күбәләк гомере

Категория: көе сүзләре

Гөлдән гөлгә очып җилбәзәк күбәләк
Учак ялкынына юлыккан.
Канатлары янып, очалмый тирәләп
Гөлләр арасына егылган.

Ник ул сакланмады соң шул — үкенсә дә
Калды индә мөшкел хәлләрдә.
Кояш нурларына иркәләнеп кенә
Очар иде гөлдән гөлләргә.

Күбәләккә дөнья бары уен иде,
Очу хәзер аңа тыелган.
Гүзәл икән дөнья, хәзер аңлый инде,
Яшәве дә ямьле тоелган.

Ник ул сакланмады соң шул — үкенсә дә
Калды индә мөшкел хәлләрдә.
Кояш нурларына иркәләнеп кенә
Очар иде гөлдән гөлләргә.

Яшәү ямен соңлап аңлаган күбәләк
Юанычлар тапмый елаудан.
Һаваларга карый, очуда теләге,
Ярдәм сорап елый Ходайдан.

Ник ул сакланмады соң шул — үкенсә дә
Калды индә мөшкел хәлләрдә.
Кояш нурларына иркәләнеп кенә
Очар иде гөлдән гөлләргә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »