Әйтер микән таулар

Категория: көе сүзләре

Таулар сабыр, таулар, әнкәй кебек,
Эчтән яна, эчтән көядер.
Шул тауларга карап уйга калсам,
Әнкәй төшә искә нигәдер.

Хәлсез куллар кебек, ул тауларны
Кочып алган күпме сукмаклар.
Әйтер микән таулар: әнкәемнең
Йөрәгендә күпме хәсрәте бар.

Араларда күпме таулар ята,
Саг(ы)нуларым салыйм кайларга.
Мин дә бүген сабырлыклар сорап,
Башым салдым килеп тауларга.

Хәлсез куллар кебек, ул тауларны
Кочып алган күпме сукмаклар.
Әйтер микән таулар: әнкәемнең
Йөрәгендә күпме хәсрәте бар.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »