Мәдәнә

Категория: көе сүзләре

Нинди балкыш икән,
Нурлы шәфәкъ анда,
Ераклардан серле күренә.
"Рәшидә" мәчете ярымае яна
Мәдәнә авылы күгендә.

Мәдәнә авылы киләчәге якты,
Мәрхәмәтле кыз һәм уллары.
Бу фани дөньяның
Оҗмаһ почмагыңның
Күңелләрдә шәфкать нурлары.

Салкын чишмәсенең,
Төпсез күлме әллә,
Игелекләр белән сугарды.
Мәдәнә авылы сафландыра җанны,
Изге чишмәдәнме сулары.

Мәдәнә авылы киләчәге якты,
Мәрхәмәтле кыз һәм уллары.
Бу фани дөньяның,
Оҗмаһ почмагыңның
Күңелләрдә шәфкать нурлары.

Казанлык догасы,
Чагыл болыннары,
Томырылып чаба атлары.
Мәдәнә елгасы,
Бишбалта урамы
Безнең күңелләрне яулады.

Мәдәнә авылы киләчәге якты,
Мәрхәмәтле кыз һәм уллары.
Бу фани дөньяның,
Оҗмаһ почмагыңның
Күңелләрдә шәфкать нурлары.
Эх, Мәдәнә авылы киләчәге якты,
Мәрхәмәтле кыз һәм уллары.
Бу фани дөньяның
Оҗмаһ почмагыңның
Күңелләрдә шәфкать нурлары…

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »