Кинәт тормышымда юлыктым мин сиңа,
Шатлык булып кердең син аңа.
Үз ярым син миңа, бәхет язмышымда,
Яратамын сине шуңа да.
Ялгызым калганда бирелеп уйларга,
Сызланып йөрәгем моңлана.
Син ерак булганда күзләрем юлларда,
Юксынам, сагынам — соңлама.
Күңелем шатлана, син бәхет җаныма,
Онытма син мине, онытма…
Йөрәгем соклана, мәхаббәт — тантана,
Ул бәхет иң олы тантана.
Ялгызым калганда бирелеп уйларга,
Сызланып йөрәгем моңлана.
Син ерак булганда күзләрем юлларда,
Юксынам, сагынам — соңлама.
Яратам, онытма, кайларда булсаң да,
Кадерле кешем син җаныма.
Гомерем буена, тормышым юлында,
Бәхетле гомер бир җырыма.
Күңелем шатлана, син бәхет җаныма,
Онытма син мине, онытма…
Йөрәгем соклана, мәхаббәт — тантана,
Ул бәхет иң олы тантана.