Моңсуланыр көзге бакча
Гөлчәчәкләр сулып калгач.
Китсәң — сулыр күңел гөлем,
Соңлап кына яфрак ярган.
Кояшның да назлы нуры
Җылыта (а)лмас йөрәгемне.
Көзге бакчаларга карап,
Күзәтермен кайсы гөлне.
Китәм димә әле, иркәм,
Ямьле язны көт син, китмә.
Моңсу була көзге бакча,
Күңел гөлен ялгыз итмә.
Салкын көздә саргаерлар
Алмагачның яфраклары.
Китсәң әгәр — яшел килеш
Өз(е)лер парлы алмалары.
Китәм димә әле, иркәм,
Ямьле язны көт син, китмә.
Моңсу була көзге бакча,
Күңел гөлен ялгыз итмә.
Бу җыр Альбина Апанаева репертуарында бар
Добавлено tatassr в СР, 30/10/2024 - 16:20
«
»
