Ялгыз имән (өченче вариант)

Ялгыз каеннан да ялгыз
Горур имәннәр була.
Ялгыз имәнгә карыйм да
Күңел сагышка тула.
Ялгыз имәннәр мәллә соң
Ялгыз әтиләр микән?
Ялгыз имәнне кочаклап
Хәлләрен сорап китәм.

Ялгыз имәннәргә авыр,
Ялгыз каеннардан да.
Кызганмагыз җылы сүзләр
Күкләр аерганнарга.

Уелып уйлар уйлыйбыз
Юл чатларына басып.
Берәүгә дә күрсәтми ул
Яралы җанын ачып.
Давыл йолкый тамырларын,
Дүрт тарафтан җил исә.
Җилләренә түзәр иде,
Парлап картлыгы килсә.

Ялгыз имәннәргә авыр,
Ялгыз каеннардан да.
Кызганмагыз җылы сүзләр
Күкләр аерганнарга.
Ялгыз имәннәргә авыр,
Ялгыз каеннардан да.
Кызганмагыз җылы сүзләр
Күкләр аерганнарга…
Кызганмагыз җылы сүзләр
Күкләр аерганнарга…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »