Бер күрешү — үзе бер гомер (дүртенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Якты дөньялардан туймасак та,
Кабат туып булмый яңадан.
Кеше бер кат туа, бер кат яши,
Тик бер кабат китә дөньядан!

Киләчәкне алдан белеп булмый,
Кем гомере кайчан өзелер.
Исәнлектә күбрәк күрешәек,
Бер күрешү үзе бер гомер!

Оҗмаһ булулары дөрестер ул,
Бер киткәннәр кире кайтмыйлар.
"Ни хәл?" диеп барып сорап булмый,
Үзләре дә кайтып әйтмиләр!

Киләчәкне алдан белеп булмый,
Кем гомере кайчан өзелер.
Исәнлектә күбрәк күрешәек,
Бер күрешү үзе бер гомер!

Күпме яшәсәк тә гомерләрне,
Никтер язып булмый яңадан.
Язмышлар бит безнең маңгайларга
Әнкәй сөте белән язылган!

Киләчәкне алдан белеп булмый,
Кем гомере кайчан өзелер.
Исәнлектә күбрәк күрешәек,
Бер күрешү үзе бер гомер!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »