Барыр юлым борма-борма минем,
Таулар менеп, таулар төшәсе.
Карурманнар үтеп, диңгезләрне кичеп,
Тозлы сулар күпме эчәсе.
Җирдә микән, әллә күктә микән
Миңа дигән бәхет ачкычы?
Күктә булса — менеп алыр идем,
Булса әгәр, булса баскычы.
Үтәр юлым киртәләрдән тора,
Сикәлтәләр очрый юлымда.
Эзлим әле, эзлим бар дөньядан
Бәхет ачкыч кемнең кулында.
Җирдә микән, әллә күктә микән
Миңа дигән бәхет ачкычы?
Күктә булса — менеп алыр идем,
Булса әгәр, булса баскычы.
Хыялымда зәңгәр күкне гизәм,
Диңгезләрне иңләп үтәмен.
Күңел түрләремдә яз кояшым минем,
Яздан бәхет, назлар көтәм мин.
Җирдә микән, әллә күктә микән
Миңа дигән бәхет ачкычы?
Күктә булса — менеп алыр идем,
Булса әгәр, булса баскычы.
