Өмет белән керәм көзләремә —
Табылырсың кебек.
Сиздермичә килеп чәчләремә
Кагылырсың кебек,
Кагылырсың кебек…
Сөю гөлләреннән күпер үрәм —
Юл алырсың кебек.
Юк! Кирәкми! Куркам… Тапсам — кабат
Югалырсың кебек.
Эзләремә минем элеккечә
Табынырсың кебек.
Моңнарыма кушам сагышымны —
Сагынырсың кебек,
Сагынырсың кебек…
Сөю гөлләреннән күпер үрәм —
Юл алырсың кебек.
Юк! Кирәкми! Куркам… Тапсам — кабат
Югалырсың кебек.
Урманнарга керсәң минем белән —
Абынырсың кебек.
Һәм тезләнеп дөнья каршысында
Табынырсың кебек.
Сөю гөлләреннән күпер үрәм —
Юл алырсың кебек.
Юк! Кирәкми! Куркам… Тапсам — кабат
Югалырсың кебек.
