Минем сөю

Пыскып яту минем өчен түгел,
Минем өчен дөрләп яну кирәк.
Яшим икән — яшим яшьни-яшьни,
Миндә тибә иң кайнар йөрәк.

Минем сөю — бары минеке ул,
Сөям икән — курыкмыйча сөям.
Берсеннән дә берни өмет итмим,
Рәхәтләнеп үзем янам-көям.

Минем сөю — тоташ сихри бер моң,
Шатлык та бар анда, сагыш та.
Берсенең дә язмышын җимерми,
Минем сөю һәрчак ак төстә.

Минем сөю — бары минеке ул,
Сөям икән — курыкмыйча сөям.
Берсеннән дә берни өмет итмим,
Рәхәтләнеп үзем янам-көям.

Мәхаббәттә минем канатларым,
Мәхаббәттә минем моңнарым.
Мәхаббәттән алам яшәү көчен,
Мәхаббәттә минем илһамым.

Минем сөю — бары минеке ул,
Сөям икән — курыкмыйча сөям.
Берсеннән дә берни өмет итмим,
Рәхәтләнеп үзем янам-көям.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »