Парын эзли күктә карлыгач,
Ярын көтеп сайрый сандугач.
Зәңгәр күкләр, сөю илләрендә
Мин бәхетле җанда син булгач.
Син карлыгач, мин бит сандугач,
Сайрар чагым төндә, таң тугач.
Карлыгачым, сандугачым диеп,
Матур яшик гомер бер булгач.
Без табышкан алсу таңнарда,
Без кавышкан ярсу язларда.
Карлыгачым, сандугачым диеп,
Төр(е)неп яшик әле назларга.
Син карлыгач, мин бит сандугач,
Сайрар чагым төндә, таң тугач.
Карлыгачым, сандугачым диеп,
Матур яшик гомер бер булгач.
Мәңге бергә булып яшик без,
Үрнәк булып, җаным, яшик без.
Карлыгачым, сандугачым диеп,
Алга атлыйк, әле яшь бит без.
Син карлыгач, мин бит сандугач,
Сайрар чагым төндә, таң тугач.
Карлыгачым, сандугачым диеп,
Матур яшик гомер бер булгач.