Кулчатыр

Кулчатырым бик матур,
Чәчәкле алан кебек.
Болыт килә дә китә,
Йөрим мин яңгыр көтеп.
Яңгыр кирәк гөлләргә,
Кирәк ул игеннәргә.
Кояшлы яңгыр яусын,
Бөркү һаваны кусын.

Кулчатырым кулчатыр,
Җылы яңгырны чакыр.
Яусын яңгыр — курыкмыйм,
Кулымда минем чатыр.
Кулчатырым кулчатыр,
Җылы яңгырны чакыр.
Яусын яңгыр — курыкмыйм,
Кулымда минем чатыр.

Кулчатырым кулымда,
Торам менә урамда.
Яңгыр һаман да яумый,
Нигәдер ялындыра.
Кулчатырым бик матур,
Чәчәкле алан кебек.
Болыт килә дә китә,
Йөрим мин яңгыр көтеп.

Кулчатырым кулчатыр,
Җылы яңгырны чакыр.
Яусын яңгыр — курыкмыйм,
Кулымда минем чатыр.
Кулчатырым кулчатыр,
Җылы яңгырны чакыр.
Яусын яңгыр — курыкмыйм,
Кулымда минем чатыр.

Лә-лә-лә-лә-лә-лә-лә,
Лә-лә-лә-лә-лә-лә-лә.
Лә-лә-лә-лә-лә-лә-лә,
Лә-лә-лә-лә-лә-лә-лә.

Кулчатырым кулчатыр,
Җылы яңгырны чакыр.
Яусын яңгыр — курыкмыйм,
Кулымда минем чатыр.
Кулчатырым кулчатыр,
Җылы яңгырны чакыр.
Яусын яңгыр — курыкмыйм,
Кулымда минем чатыр.

/кулчатыр — зонтик/

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »