Рәхмәт сиңа (дүртенче вариант)

Агачлардан яфрак коела,
Ашыкмыйча салмак кына.
Алтын көздәй саг(ы)нуларга,
Алтын көздәй саг(ы)нуларга
Төргән өчен рәхмәт сиңа!

Рәхмәт сиңа, рәхмәт сиңа,
Бүләк иттең сөю миңа.
Бүләк иттең миңа көю.
Рәхмәт сиңа, рәхмәт сиңа,
Бүләк иттең сөю миңа.
Бүләк иттең миңа көю,
Мөмкин түгел "Китмә" дию.

Учларыма ак карлар куна,
Ашыкмыйча салмак кына.
Шул кар сыман акка төргән,
Шул кар сыман акка төргән
Хисең өчен рәхмәт сиңа.

Рәхмәт сиңа, рәхмәт сиңа,
Бүләк иттең сөю миңа.
Бүләк иттең миңа көю.
Рәхмәт сиңа, рәхмәт сиңа,
Бүләк иттең сөю миңа.
Бүләк иттең миңа көю,
Мөмкин түгел "Китмә" дию.

Агачлар янә яфрак яра,
Төзәлә инде минем яра.
Язлар шаукымына күмеп,
Язлар шаукымына күмеп,
Китеп бардың салмак кына.

Рәхмәт сиңа, рәхмәт сиңа,
Бүләк иттең сөю миңа.
Бүләк иттең миңа көю.
Рәхмәт сиңа, рәхмәт сиңа,
Бүләк иттең сөю миңа.
Бүләк иттең миңа көю,
Мөмкин түгел "Китмә" дию.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »