Ходай бәхет бирсен нибары

Бәхетле булыр өчен генә
Туадыр кеше җиргә. Тик
Бәхеткә илтәр юллар
Бирелми бит җиңел генә.

Тәгәрәсен гомер йомгагы,
Тигез булсын тормыш юллары.
Бу җиһанга туган һәр кешегә
Ходай бәхет бирсен нибары.
Тәгәрәсен гомер йомгагы,
Тигез булсын тормыш юллары.
Буталмасын кеше язмышлары,
Ходай бәхет бирсен нибары.

Дулкынга каршы йөзәргә,
Өйрәнәсең түзәргә, тормыш
Биргән сынаулардан көчле
Булып яшәргә.

Тәгәрәсен гомер йомгагы,
Тигез булсын тормыш юллары.
Бу җиһанга туган һәр кешегә
Ходай бәхет бирсен нибары.
Тәгәрәсен гомер йомгагы,
Тигез булсын тормыш юллары.
Буталмасын кеше язмышлары,
Ходай бәхет бирсен нибары.

Пар канатны каермаска,
Ялгышып аерылмаска,
Еллар аша эзләп тапкан
Бәхетне югалтмаска.

Тәгәрәсен гомер йомгагы,
Тигез булсын тормыш юллары.
Бу җиһанга туган һәр кешегә
Ходай бәхет бирсен нибары.
Тәгәрәсен гомер йомгагы,
Тигез булсын тормыш юллары.
Буталмасын кеше язмышлары,
Ходай бәхет бирсен нибары.
Бу җиһанга туган һәр кешегә
Ходай бәхет бирсен нибары…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »