Серле кошым

Гөлчәчәкле болыннардан үтәм,
Киләчәккә атлыйм ашыгып.
Талга кунган сандугачлар моңын
Тынлыйм туктап, тыңлыйм йотлыгып.

Серле кошым — моңлы сандугачым!
Оя корчы күң(е)лем түренә.
Бетмәс инде тормыш мәшәкате,
Очыйк әле моңнар иленә!

Юлым озын, юлым ямьле минем:
Тал-тирәкле, күлле, былбыллы…
Үзем генә яза алмас идем…
Сандугачтан оттым бу моңны!

Серле кошым — моңлы сандугачым!
Оя корчы күң(е)лем түренә.
Бетмәс инде тормыш мәшәкате,
Очыйк әле моңнар иленә!

Сезгә җырлыйм әле шул җырымны,
Тирә-якны моңга тутырып…
Чүт-чүт итеп, өз(е)леп-өз(е)леп сайрыйм…
Сандугачлар тормый тотлыгып!

Серле кошым — моңлы сандугачым!
Оя корчы күң(е)лем түренә.
Бетмәс инде тормыш мәшәкате,
Очыйк әле моңнар иленә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »