Саташкан язларым

Бер генә яшибез дөньяда,
Назларны кызганмыйк, кадерлем!
Көзләре алтыннан булса да,
Язлары кадерле гомернең!

Син минем табышым,
Син минем язмышым,
Син минем алтыным,
Сүрелмәс йолдызым.
Син минем илһамым,
Син дәртле җырларым,
Син туймас назларым,
Саташкан язларым!

Ай бишеккә мине саласың,
Тәмле сүзләр кайдан табасың?
Әллә антлы балдакларга гына
Уелганмы сөю догасы?..

Син минем табышым,
Син минем язмышым,
Син минем алтыным,
Сүрелмәс йолдызым.
Син минем илһамым,
Син дәртле җырларым,
Син туймас назларым,
Саташкан язларым!

Иңнәремдә канат тоям ла
Син булганда җаным янәшә.
Арага җилләр дә кертмичә,
Насыйп булсын тигез яшәргә!

Син минем табышым,
Син минем язмышым,
Син минем алтыным,
Сүрелмәс йолдызым.
Син минем илһамым,
Син дәртле җырларым,
Син туймас назларым,
Саташкан язларым!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »