Сөюемнән шашып, канатланып,
Очып йөрүемне онытмыйм.
"Сөясеңме?" дидең, мин оялып,
Янып төшүемне онытмыйм.
Мин яратып сиңа карап тордым,
Елмайдың син, аңлап күзләрдән.
Ялкынланган чагы сөюемнең
Көчле иде хисләр, сүзләрдән.
Өметләрем бер көн күккә очкач,
Әрнеп юксынуны онытмыйм.
Яшәү ямьсез, көн күңелсез иде,
Кояш нуры үтмәс болыт мин.
Җаным аша үтте инде бар да,
Йөрәгемдә калды эзләре.
Мәхаббәт тә, яну-көюләр дә
Ялкытмыйлар алар үзләре.
Бу җыр Әлфинә Әзһәмова репертуарында бар
Добавлено tatassr в СР, 06/11/2024 - 12:11
«
»