Син, син (икенче вариант)

Сине күрсәм, чибәрем, —
Яктыралар кичләрем.
Йөрәгемдә кабыналар
Хисләрем.

Син, син — аем, кояшым,
Син, син — җаным, җанашым.
Син икәнсең минем өчен
Сайрый торган бәхет кошым.

Елмай әле тагын да,
Нур балкысын җанымда.
Мин бәхетле тик син булсаң
Янымда.

Син, син — аем, кояшым,
Син, син — җаным, җанашым.
Син икәнсең минем өчен
Сайрый торган бәхет кошым.

Бердәнберем диюең,
Елмаюың, көлүең.
Балкыта бит бар дөньяны
Сөюең.

Син, син — аем, кояшым,
Син, син — җаным, җанашым.
Син икәнсең минем өчен
Сайрый торган бәхет кошым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »