Мәхаббәттә яшик

Кояш чыга, җылы нурын сибә,
Тигез күреп бөтен Җир шарын.
Әйтер өчен сүзләр җитмәс кебек
Күңелдәге уйларның барын.

Яшик әле, мәхаббәттә яшик,
Хөрмәт итеп һәм дә яратып.
Җырлар-моңнар илендә сайрашып,
Кешеләргә шатлык таратып.

Кара әле, күзләремә кара,
Анда бәхет нуры чагыла.
Сөенеп һәм сөеп, яратыплар,
Гомер итик тагын, тагын да.

Яшик әле, мәхаббәттә яшик,
Хөрмәт итеп һәм дә яратып.
Җырлар-моңнар илендә сайрашып,
Кешеләргә шатлык таратып.

Сиңа, миңа, безнең һәммәбезгә
Ходай язган матур гомерне.
Алга карап үткәрик елларны,
Югалтмыйча булган кадерне.

Яшик әле, мәхаббәттә яшик,
Хөрмәт итеп һәм дә яратып.
Җырлар-моңнар илендә сайрашып,
Кешеләргә шатлык таратып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »