Онытмам дип, сагынмам дип,
Үз-үземне мин алдыйм
Сиңа булган хисләремне
Күңелемнән тыялмыйм.
Уемда минем син генә,
Белмисең үзең генә.
Яра салдың яратсам да,
Йөрәгемдә син генә.
Күңелемә авыр булды,
Син башканы яраттың.
Төннәремдә сине уйлап,
Мин мендәрем чылаттым.
Уемда минем син генә,
Белмисең үзең генә.
Яра салдың яратсам да,
Йөрәгемдә син генә.
Нинди сихри көчләр табыйм,
Сагынуга юк чара.
Мәңге төзәлмәслек булып
Йөрәктә сызлый яра.
Уемда минем син генә,
Белмисең үзең генә.
Яра салдың яратсам да,
Йөрәгемдә син генә.
Канатларым каерылды,
Ятлар безне аерды.
Үткәннәрем — сары сагыш,
Сары төс били җанны.
Уемда минем син генә,
Белмисең үзең генә.
Яра салдың яратсам да,
Йөрәгемдә син генә.