/«Мәхаббәт хакына» спектакленнән/
Көтмәгәндә килде бу кайгылар,
Көтмәгәндә килде бу сагыш.
Күңелемдә минем әрнү, ярсу,
Ник аяусыз икән бу язмыш?
Ник ашыктым, үземә тиңне
Ник табалмадым?
Дусларымнан тик бер киңәш
Ник сорамадым?
Дәрья суы ярсып чайкалганда,
Дулкыннары кага ярларга.
Синнән башка кешем юк шул,
Кемгә салыйм башны таңнарда?
Ник ашыктым, үземә тиңне
Ник табалмадым?
Дусларымнан тик бер киңәш
Ник сорамадым?
Бу җыр Әлфия Авзалова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ЧТ, 07/11/2024 - 21:07
«
»