Яшьлегем — ак пароход

Категория: көе сүзләре

/«Яшьлек белән очрашу» спектакленнән/

Ак пароход йөзеп килә Иделләрдә,
Кул болгадым,
        борылышлардан күренгәндә.
Каршылады аны акчарлаклар,
Куанышып уйнадылар алар,
Шатлыклы уйлар уятып күңелләрдә.

Ак пароход узып китте Иделләрдә,
Кул болгадым,
        борылышларга күмелгәндә.
Озаттылар аны акчарлаклар,
Моңсу гына кычкырдылар алар,
Ямансу уйлар калдырып күңелләрдә.

Голосов пока нет
« »