/«Газиз ярым» спектакленнән/
Ак чәчәкләр бүләк иттең,
Яме калды бүлмәмдә.
Белмим кая киткән юлың,
Бәлки, бүтән күрмәм дә.
Ак чәчәкләр бүләк иттең,
Икәү бергә булганда.
Яннарымда беркем дә юк,
Ялгыз күңелем тулганда.
Ак чәчәкләр бүләк иттең,
Өзелеп калды бәхетем.
Ялгыз итсә итсен язмыш,
Өзелмәсен өметем.
Добавлено tatassr в ЧТ, 07/11/2024 - 21:40
«
»