Балыкчы җыры (икенче вариант)

/«Җыр дәвам итә» спектакленнән/

Уятып кояшны таңда,
Йоклатып Чулпанны назлап,
Аннан-моннан кабып алып,
Томан-тунны иңгә салып,
Мин чыгам юлга.

Шомырт юлга чәчәк сибә,
Йомшак җилләр биттән үбә,
Чык тамчысы күзен кыса,
Тал-тирәкләр иңнән коча,
Һай, рәхәт дөнья!

Арган чакта, талган чакта,
Ярсып йөрәк янган чакта,
Иркәм, гафулар итсәнә,
Балык сәламләп китсә дә,
Ял була миңа.

Голосов пока нет
« »