Гел язлардан гына тормый язмыш,
Көзге җилләр кайчак исәләр.
Яшьлек үтүенә ышанмамын,
Син дөньяда яши дисәләр.
Гел назлардан гына тормый сөю,
Сагышлар да җанны кисәләр.
Сагынулардан дәва шушы булыр:
Син дөньяда яши дисәләр.
Сөюемне сөйләп назлы җилгә,
Үрмәгөлләр гөрләп үсәләр.
Күңел нурым бар дөньяга җитәр,
Син дөньяда яши дисәләр.
Бу җыр Хәния Фәрхи, Чулпан Йосыпова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 08/11/2024 - 09:38
«
»