/«Кызлар күңеле — тирән сер» спектакленнән/
Йөзләреңдә яшьлек яме,
Күзкәйләрең сөрмәле.
Күзләреңә яшеренгән
Мәхаббәтнең серләре.
Күзләреңдәге серләрне
Гел укыр, армас идем.
Күңелеңдә ниләр барын
Аңламый калмас идем.
Синең күздән минем күзгә
Күпме нур күчәр иде.
Ике күңел арасында
Чәчәкләр үсәр иде.
Шул чәчәкләр арасыннан
Бер сукмак салыр идек.
Серле мәхаббәт илендә
Мәңгегә калыр идек.
Добавлено tatassr в ПТ, 08/11/2024 - 12:04
«
»