Яңа ел вальсы (дүртенче вариант)

Категория: көе сүзләре

/«Кар калада Яңа ел» спектакленнән/

Яңа бәхет теләп һәр өйгә,
Җир өстенә Яңа ел килә.
Кар җемелди, күктә ай көлә,
Тәрәзләргә сихри нур иңә.

Бары шатлык кына алып килсен
Яңа елның яңа көннәре.
Очрашуны көткән гашыйклардай
Кавышалар сәгать телләре.

Тынып калган бүген буран да,
Утлар яна төнге урамда.
Учларыма килеп куна да
Кар бөртеге эреп югала.

Бары шатлык кына алып килсен
Яңа елның яңа көннәре.
Очрашуны көткән гашыйклардай
Кавышалар сәгать телләре.

Тик иминлек телим җиремә,
Тыныч таңнар атсын илемдә.
Сабыйларның шаян көлүе
Яңгырасын өйләр түрендә.

Бары шатлык кына алып килсен
Яңа елның яңа көннәре.
Очрашуны көткән гашыйклардай
Кавышалар сәгать телләре.

Голосов пока нет
« »