Далам — туган бишегем

Категория: көе сүзләре

/«Ана йөрәге» спектакленнән/

Туган җире,
Туган иле
Тик бер була кешенең.
Синдә тудым,
Улың булдым,
Далам — туган бишегем.

Юлым якты,
Суым татлы,
Күңелем — тургай даласы.
Яшим, янам,
Бәхет табам
Синдә мин — ил баласы.

Миһербанлы,
Сизгер җанлы
Ватан-анам — син, далам.
Иң сөекле,
Игелекле,
Зәңгәр күкле киң далам!

Голосов пока нет
« »