/ «Чулпы моңы» спектакленнән /
Сукмакларым борма-борма киткән,
Бормалары саен гөл үскән.
Чишмә юлларында гел моңланам,
Миңа насыйп ярлар кем икән?
Чулпыларым бизи буемны,
Чайпалдырмам көмеш суымны.
Чулпыларым бизи буемны,
Кемнәр эчәр көмеш суымны?
Салкын чишмәләрнең төбе якты,
Кемнәр аңа шулай нур сипкән?
Мөлдерәмә тулы чиләкләрем…
Синең сөйгән ярың кем икән?
Чулпыларым бизи буемны,
Чайпалдырмам көмеш суымны.
Чулпыларым бизи буемны,
Кемнәр эчәр көмеш суымны?
Кошлар, сайрап, адымымны саный,
Битләремне назлы җил үпкән.
Йөрәгемдә сиңа урын саклыйм,
Күңелемне ачып кер, иркәм.
Чулпыларым бизи буемны,
Чайпалдырмам көмеш суымны.
Чулпыларым бизи буемны,
Кемнәр эчәр көмеш суымны?
