Чакыру җыры

Категория: көе сүзләре

/«Кайда соң син?» спектакленнән/

Очраттым мин аны яр өстендә,
Күзләреннән күзем алмадым.
Күңелемнең аны бик күптәннән бирле
Эзләгәнен шундук аңладым.

Сәрия, күз нурым,
Мәңге онытылмас җырым.
Син кайда, син кайда?
Сине эзлим һаман да.

Дөньяның бу кадәр матурлыгын
Беренче кат күрдем шул чакта.
Оныта алмам мәңге, мәңге оныта алмам,
Гомер буе аерым торсак та.

Сәрия, күз нурым,
Мәңге онытылмас җырым.
Син кайда, син кайда?
Сине эзлим һаман да.

Күңелемнең аны бик күптәннән
Эзләгәнен шундук аңладым.
Утлы йөрәгемнән хисләр ташып чыкты,
Тик үзенә әйтә алмадым.

Сәрия, күз нурым,
Мәңге онытылмас җырым.
Син кайда, син кайда?
Сине эзлим һаман да.

Голосов пока нет
« »